Узган елны биш кешелек бер гаиләгә берничә көн шул бәягә төшкән. VIP-турга яшәү, ашау, юл, экскурсия программалары кергән, дип хәбәр итә Россия туроператорлар ассоциациясе. Бу иң кыйммәтле тур һәм аны кем сатып кайсы компаниядән сатып алуы турындагы мәгълүматны сер итепс аклыйлар.
Скопировать ссылку

Иң кыйммәтле турлар арасында икенче урында Төркиягә сәяхәт тора. Анысын өч кешелек гаилә ун милион сумга сатып алган. Алар биш йолдызлы кунакханәдә яшәгән, ашау белән экскурсияләр дә шуңа кергән. Ә менә юл өчен аерым түлгәннәр, ягъни ул ун миллион сумга кермәгән.
Өченче урында – өч кешегә Сардиниягә алынган юллама. Туристлар ун көнлек ялга 5 миллион да 522 мең су түләгән. Алар да юлга билетны аерым алган.
Ә менә рейтингта унөченче урынны алган сәяхәтнамәгә Петербург кешеләренең баруы билгеле. Алар Яңа елларны Гоа штатында үткәрү өчен биш кешелек гаиләгә 2 миллион да 290 мең сум түләргә кирәк булган.
Комментарийлар