Ревизорлар 16 контроль ноктада 561 күчмә состав берәмлеген тикшергән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән. Бу хакта Казан мэриясе яза.
Тикшерүне транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәтләре, һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар уздырды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Комментарийлар