21 апрельдә Казанның Блюхер урамындагы 4 йортта яшәүчеләрнең батареяларыннан көтмәгәндә кайнар су ага башлый.
Скопировать ссылку
21 апрельдә Казанның Блюхер урамындагы 4 йортта яшәүчеләрнең батареяларыннан көтмәгәндә кайнар су ага башлый.
Санаулы минутлар эчендә фатирлар кайнар су белән тула. Кешеләр кайнар суда аякларын пешерә-пешерә үз милкен коткарырга ташлана. Су астында калган ламинат, паркет идәннәрне торгызып булмаячак, көнкүреш техникасы да гамәлгә яраксыз.
- Безнең бар киемебез, техника, су астында калды, - дип сөйләде шул йортта яшәүче Айгөл,- Безгә кем моның өчен компенсация бирер соң? Юк, әлбәттә, хәзер үз көчебез белән өйгә яңабаштан ремонт ясарга туры киләчәк.
Аның сүзләрен күршесе Илсөя ханым да куәтли.
- Коммуналь хезмәтләрнең битарафсызлыгына шаккатабыз. Алар, иң беренче чиратта, безгә бу бәлабездә ярдәм итәргә тиешле, әмма бу каза килеп чыккач, без аларга шалтырата алмадык, чөнки трубканы алучы булмады, - ди ул.
Йорттагы коммуналь бәла-казаны җиңәргә шуннан узып баручы авария хезмәте хезмәткәрләре ярдәм итә, алар суны тулысынча туктаталар да, китеп баралар.
Комментарийлар