Билгеле булганча, минималь хезмәт хакы 12 130 сумга тиңләште. Моңа кадәр “Больничный”ларны уртача хезмәт хакыннан чыгып исәплиләр иде.
Апрель аеннан Россиядә хезмәткә яраксызлык буенча түләү күләме минималь хезмәт хакыннан да ким булмаячак. Әлеге түләүне Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде һәм бу тәртипләр ел азагына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, минималь хезмәт хакы 12 130 сумга тиңләште. Моңа кадәр “Больничный”ларны уртача хезмәт хакыннан чыгып исәплиләр иде. Шулай ук эш стажы биш елдан кимрәк булганда, уртача хезмәт хакының 60 процентын, 5-8 ел стаж булганда 80 процент, 8 елдан артканда, 100 процент түләнелә иде.
Владимир Путин моны гаделсезлек дип атады, чөнки аз стажы булучылар хезмәткә яраксызлык буенча түләүләрне дә аз күләмдә ала иде.
Бу үзгәрешләр якынча 2,3 млн россиялегә кагылачак, дип ассызыклый Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Авырап калсан ачтан үләргә генә кала.
0
0