16+

Больничный яратучыларны хәзер законлы нигездә эштән азат итәргә мөмкиннәр

Эшләүче россиялеләрне курку дулкыны биләп алды.

Эшләүче россиялеләрне курку дулкыны биләп алды.

Хезмәт хокукы буенча эксперт Валентина Яковлева «Парламентская газета»га биргән әңгәмәсендә сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган хезмәткәрләрне ничек һәм ни өчен эштән азат итүләре турында сөйләгән.

Хезмәткәр озак вакыт больничныйда булса, аны эштән җибәрмәячәкләр. Ләкин чир профессиональ бурычларны үтәүгә комачаулый икән, эш бирүче хезмәткәргә ике төрле вариант тәкъдим итә ала:

Әйтик, кешене шул ук оешмадагы башка буш урынга (әгәр булса) яңадан рәсмиләштерергә. Мөһим шарт, әлеге эш урыны сәламәтлек белән бәйле кимчелекләргә йогынты ясамаска тиеш. 
Яки Россия Хезмәт кодексының 77 маддәсенең 1 өлеше 8 пункты нигезендә, тәкъдим ителгән вазифадан баш тарткан очракта, хезмәткәрне эштән азат итәргә. Бу очракта хезмәткәргә эштән азат ителгән көнне хезмәт хакы буенча барлык бурычлар, ике атна өчен компенсация, сарыф ителмәгән отпуск һәм эшләгән вакыт өчен түләүләр капланырга тиеш.

Мөһим! Диагноз рәсми рәвештә медицина нәтиҗәсе белән расланырга һәм җитәкчегә бирелергә тиеш. Мондый очракларны планлы медицина тикшерүе узу ачыкларга ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading