16+

«Бозык чыгарам, алтыннарыңны китереп бир»

Бер хәйләкәр хатын-кыз Казанда яшәүче дүрт хатын-кызны бизәнү әйберләреннән бозык чыгарырга кирәклеккә күндерә, ә соңыннан аларны урлый.

Бер хәйләкәр хатын-кыз Казанда яшәүче дүрт хатын-кызны бизәнү әйберләреннән бозык чыгарырга кирәклеккә күндерә, ә соңыннан аларны урлый.

Казан полициясе 200 мең сумлык бизәнү әйберләрен урлауда шикләнелгән 56 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклау органнары версиясе буенча, шикләнелгән кеше, Казанда яшәүче дүрт өлкән яшьтәге хатын-кыздан бизәнү әйберләрен урлаган. Зыян күрүчеләрнең барысы да урамда әлеге алдар белән таныша, аралашу вакытында ул аларны бизәнү әйберләренә бозым салынган дип ышандыра.

Үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Зыян күрүчеләрнең өенә килә, бизәнү әйберләреннән бозык чыгару эшен үткәрә. Ә аннары алардан җилләр исә. Зыян күрүчеләрнең берсе кыйммәтле әйберләрнең югалуын күреп, полициягә мөрәҗәгать итә.

Тәртип сакчылары аферистның күрше Мари Эл Республикасында яшәвен ачыклаган. Алар хатынны табып, Казанга алып килгәннәр.

Хатын-кыз аферист үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата «Урлау»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading