Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитына киләчәк барлык лидерлар белән диярлек ике яклы очрашулар уздырачак, дип хәбәр итә кремль матбугат хезмәте.
22-24 октябрьдә Путин Казанда узган XVI БРИКС саммитында катнашачак. Ул Россия рәислеге тарафыннан "Гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту"девизы астында уздырыла.
"Россия Федерациясе Президенты саммитта катнашучы барлык лидерлар белән диярлек ике яклы очрашулар уздырачак", - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар