16+

Бөтенроссия авыл Сабан туе башланды

Бүген Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы авылының Үзәк мәйданында VII Бөтенроссия авыл Сабан туе бәйрәме башланды.

Бүген Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы авылының Үзәк мәйданында VII Бөтенроссия авыл Сабан туе бәйрәме башланды.

Авыл халкы милли үзәктән ерак яшәсә дә, татар җанлы. Җирле халыкның 98 проценты - татар. Ләкин Сабантуй чарасын, бигрәк тә Татарстан артистлары килгәнен зарыгып көткәннәр алар. Кичке Сабан туена да халык чын бәйрәмчә итеп, әзерләнеп килде.
Чара "Казан" бию ансамбленең "Казан хәзинәсе" дигән тамашасы белән башланып китте. Биредә чулпылар зеңгелдәвенә биюче татар кызлары, яуга җыенган укчы ир солтаннарын да күреп була иде. Соңыннан Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова авыл халкына сәгать ярымлык концерт тамашасы куйды.



Гомумән, Сабантуйның мәдәни чарасында Алтай, Пермь крае, Адыгей Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Волгоград, Əстерхан, Иркутск, Киров, Кемерова, Новосибирск, Омск, Саратов, Свердловск, Томск өлкәләреннән барлыгы 1,5 меңнән артык профессиональ һәм үзешчән артист катнашачак. Алар белән бергә Ульяновск өлкәсенең сәнгать коллективлары чыгышы да була.
Мәйданда спорт ярышлары, милли уеннардан тыш ГТО нормаларын тапшыру, киномобиль, парасабантуй мәйданчыклары да эшлиячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading