Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында быел республикада “Безнең ишегаллды” программасы старт ала.
Казанның “Ак чәчәкләр” скверында ачык һавада журналистлар өчен брифинг үткәрелде.
- Бу программа Татарстандагы 2,5 миллион кешегә кагыла. Президент Рөстәм Миңнеханов, шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр бердәй уңай шартлардан файдаланырга тиеш, диде. Шунлыктан, шәһәрләрдә дә,авыл җирлекләрендә дә төзекләндерү эшләре алып барылачак, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов.

Татарстан Республикасы Президенты Наталия Фишман-Бикмамбетова сөйләгәнчә, ишегалларын төзекләндерүдә дөнья һәм илебез шәһәрләре тәҗрибәсе кулланылачак, Мәскәү белгечләре җәлеп ителәчәк.
- Татарстан Президенты ишегалларын төзекләндергәндә халык фикеренә таянырга кушты. Кешеләрнең фикерләрен өйрәнәбез һәм эштә кулланачакбыз, - диде Наталия Фишман-Бикмамбетова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар