16+

Булачак пенсияне арттыру мөмкинлеге пәйда булды

Путин озак вакытлы Саклык программасы турындагы канунга кул куйды.

Путин озак вакытлы Саклык программасы турындагы канунга кул куйды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин гражданнарның акчаларын озак вакытка Саклау программасын эшләтеп җибәрү турындагы канунга кул куйды. Ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Документны хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгардылар. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә. 

Проект, аңлатма язуыннан күренгәнчә, "гражданнар өчен гади һәм кызыклы финанс продукты" булачак. 

Программада катнашу ирекле булачак. Моның өчен бер яки берничә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән 15 елдан да ким булмаган срокка килешү төзергә кирәк. Россиялеләр взнослар һәм пенсия тупланмалары хисабына озак вакытка акчаларны үзләре формалаштырачак. Программа кысаларында акчаны эш бирүче дә кертә алачак.

Озак вакытлы саклык акчалары банк кертемнәренә охшаш, әмма ике тапкыр зуррак суммага — 2,8 миллион сумга иминиятләштереләчәк.
Программада 15 ел катнашканнан соң, яки хатын — кызлар өчен 55 яшькә һәм ир-атлар өчен 60 яшькә җиткәч, гражданнар вакытлыча түләүләргә хокукны ун елдан да ким булмаган вакытка яки гомерлеккә даими түләү хокукы алачак.

Акчаны вакытыннан алдарак та алырга мөмкин, әмма кайбер очракларда гына: кыйммәтле дәвалану өчен түләү һәм туендыручысын югалтканда. Программа буенча сакланучы акчаларны мирас итеп алырга мөмкин булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading