Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аерым категория гражданнар өчен хосусыйлаштыруны озайту тәкъдимен хуплый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Михаил Мень шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.
"Без Кырым, шул исәптән аерым категория гражданнар өчен бу дөрес эш дип саныйбыз",...
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аерым категория гражданнар өчен хосусыйлаштыруны озайту тәкъдимен хуплый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Михаил Мень шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.
"Без Кырым, шул исәптән аерым категория гражданнар өчен бу дөрес эш дип саныйбыз", - дигән ул. Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, аерым категориядәге гражданнар дигәндә, ятимнәр һәм авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр күз уңында тотыла. "Сүз, бу программаны бер елга озайту турында бара", - дигән министр.
1992 елда башланган торакны түләүсез хосусыйлаштыру программасы 2007 елның 1 гыйнварына Россиянең яңа Торак кодексын кабул итү белән төгәлләнергә тиеш иде. Әмма шуннан соң аның вакытын биш тапкыр озынайтылды - беренчесендә 2010 елның 1 мартына, аннан - 2013 елның 1 мартына, 2015 елның 1 мартына, 2016 елның 1 мартына һәм соңгысында 2017 елның 1 мартына кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар