Хатын-кызлар арасында да балаларын ташлап китүчеләр бар. Алимент түләүдән качып йөргән әниләр саны 2 мең тирәсе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.
Әнвәр Закиров исә, чит илгә чыгар алдыннан бурычлар турында мәгълүматны тикшерергә киңәш итә. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Сервиста бурычны онлайн режимда түләү мөмкинлеге дә каралган. Үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Алимент түләмәүче, башка бурычлы кеше турындагы мәгълүмат 20 минут эчендә чиктәге постларга таратыла. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итү сорала.
Чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала. Дәүләт хезмәтләре электрон порталында да түләнмәгән бурычларың турында мәгълүмат бар.
Комментарийлар