16+

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 һәм 50шәр мең сум акча өстәп бирелә бирелә

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләгәннәргә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Өстәмә түләү хакында Владимир Путин Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткән иде. 7 февральдә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында Россия Президентының 100 нче номерлы Указы имзаланган.

Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк, диде Эдуард Вафин. Аларның 8801енә - 75 мең сум, 24 мең 408енә - 50 мең сум акча түләү каралган.

Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидларына, сугышта катнашкан кешеләргә, Ленинград блокадасына эләккәннәргә, концлагерьлардагы балигъ булмаган тоткыннага бирелә. 50 шәр мең сумны тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына бирү каралган.

Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, әлеге 75 һәм 50 мең сум аңа өстәп биреләчәге хакында әйтте Эдуард Вафин.

Былтыр Татарстанда 14 млн 770 мең сум акча түләнгән.  «Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дип әйтте пенсия бүлеге идарәчесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading