Аның сүзләренчә, 30 майда Әстерханның берәр районында быел да Сабан туе үткәрергә ниятлиләр. «Өч ел алдан безнең төбәкләр чиратта басып торалар. Сабантуйлары кирәк. Без кырда эшләүче һәр кешенең шулай дәрәҗәсен күтәрәбез», — диде Шәйхразиев. Бу сүзләргә зал кул чапты.
«Кечкенә гаеп бар бездә дә. Кайбер урыннарда Сабан туе фестиваль кебеккә әйләнде», — дип таныды Милли шура рәисе. Ул Сабан туйларында батырларга кулъяулык, сөлге чигеп бирү традицияләре булганын да искәртте.
Комментарийлар