16+

Быел Россия үз-үзен бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәчәк

2015 елдан алып, Россия беренче тапкыр бәрәңге белән үзен тулысынча тәэмин итүгә ирешкән.

2015 елдан алып, Россия беренче тапкыр бәрәңге белән үзен тулысынча тәэмин итүгә ирешкән.

Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән “РИА-Новости” яза. 

Илнең үз-үзен тәэмин итү дәрәҗәсе 2023 елда 101 процент тәшкил иткән. Бу сан, 2022 ел белән чагыштырганда, 6,5 процентка арткан. Соңгы тапкыр мондый вазгыять 8 ел элек булган. 

Моннан тыш, илебездә ит буенча эчке ихтыяҗ – 101,7 процентка, балык буенча 152,9 процентка капланган. Йомырга буенча тәэмин ителеш 98,6 процент тәшкил итә. 

Россия базарын бәрәңге белән төп тәэмин итүчеләр Белоруссия, Әзәрбайҗан һәм Мисыр. Агымдагы елның июнендә Каир китерүне киметкән. Үзгәрешләр логистика һәм товар өчен түләү белән проблемалар фонында булган. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел россиялеләрнең бәрәңгегә чыгымнары 16,1 процентка арткан. Тулаем алганда, азык-төлеккә чыгымнар ел эчендә 18 процентка арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading