16+

Быелгы Мөселман киносы фестивале Россия фильмнарына һәм яшь кино төшерүчеләргә игътибар бирәчәк

5-11 сентябрьдә башкалабыз­да Казан мөселман киносы фестивале уза. Биредә катнашучылар саны елдан-ел күбәя. Быел дөньяның 50 иленнән 700 гариза бирергә өлгергәннәр.

5-11 сентябрьдә башкалабыз­да Казан мөселман киносы фестивале уза. Биредә катнашучылар саны елдан-ел күбәя. Быел дөньяның 50 иленнән 700 гариза бирергә өлгергәннәр.

Фестиваль призына төрле төрдә 60 номинант ия булачак. Россия авторлары өчен быел «Яшь ­Россия» дигән номинация кертелде. Жюри рәисе итеп танылган кинорежиссер, СССРның Дәүләт бүләге иясе, Россиянең халык артисты Александр Прошкин сайланды. Фестиваль командасының яңа җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова.

Фестивальнең ачылу тантанасы - «Пирамида» күңел ачу үзәгендә, ә ябылышы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында узачак.
Бу ел Россиядә Кино елы, шуңа да фильмнарны күрсәтү мәйданнары артачак. Конкурс һәм аннан тыш фильмнар «Родина», «Мир» кинотеатрларында, «Корстон» күңел ачу үзәгендә, Иннополиста һәм «Смена» мәдәни үзәгендә, ачык һавада open air форматында күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов иҗатларына багышланган фильмнар күрсәтү күздә тотыла.

Фестивальдә Россия фильмнарына һәм яшь кино төшерүчеләргә игътибар булачак. Әмма ни өчендер кинофестиваль программасында татар фильмнары аз. Россиянең төрле кино мәктәпләре педагоглары катнашучылар өчен остаханәләр оештырачак.
Жюри ике секциядә эшли. Беренчесе төп конкурс программасына кертелгән фильмнарны тикшерсә, икенчесе «Яшь Россия» номинациясендәге фильмнарга бәя бирәчәк.
Татарстаннан Ренат Хәбибуллинның «Мәрҗани мәчете» дигән картинасы - тулы, Руслан Вәлиевнең «ЗК» фильмнары кыска метражлы документаль фильмнар төренә кертелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading