2016 ел дәвамында сайлап алу турлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән новгородта, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, Башкортостанда (Өфе), Екатеринбургта, Оренбург өлкәсендә Әсәкәйдә, Магнитогорскида, Нижневартовскта, Казахстанда, Үзбәкстанда, Украинада узды.
Конкурсның географиясе: Кытай, Ташкент, Нәвои (Үзбәкстан), Казахстан, Украина, Бельгия (Брюссель), Мәскәү, Мәскәү өлкәсе (Подольск), Санкт-Петербург, Кырым, Магнитогорск, Екатеринбург, Свердловск өлкәсе (Первоуральск), Әсәкәй, Ырынбур һәм Ырынбур өлкәсе, Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Мари Иле, Мордва Республикасы, Башкортостан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь өлкәсе, Самара өлкәсе, Татарстан, Казан.
Ел дәвамында барлыгы конкурста 800 дән артык яшь башкаручы катнашты. Февраль аеннан ноябрьга кадәр дәвам иткән сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча 2нче турга 70 конкурсант үтте.
"Сан түгел, сыйфат мөһим. Конкурсантлар сан ягыннан аз булсын, тик сәләтле булсыннар иде, татар музыкасына, татар җыр сәнгатенә тартылсыннар, үз итсеннәр иде - шунысы мөһим", дип ассызыклый оештыручылар.
"Быелгы конкурсның төп идеясе - милли көйләр заманча яңгырашта. 2016 елгы конкурсның төп үзенчәлекләре, мөгаен, академ вокалга басым ясау һәм инструменталь башкаруга игътибар бирүдер. Нәкъ шушы юнәлешләр бүгенге көндә иң катлаулылардан санала һәм бу номинацияләрдә, гадәттә, конкурс кечкенә була. Милли халык уен коралларында уйнауны яшьләр арасында популярлаштыру, катлаулы саналган академ вокалга игътибарны арттыру - безнең тагын бер бурычыбыз", ди оештыручылар.
2нче тур 28 ноябрьдә башланып китеп, 29, 30 ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә узачак. 3нче тур - 2нче декабрь көнне "Татарстан-Яңа гасыр" каналында булачак.
Нәтиҗәдә, 30 лауреат билгеләнәчәк. Аларга акчалата премия һәм "Татар моңы" символикасы һәм милли бизәкләр төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Өстәвенә, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан өч махсус приз һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы сәләтле яшьләргә Ярдәм фондыннан махсус приз каралган.
Лауреатлар һәм 2нче турда катнашкан дипломантлар Гала-концертта чыгыш ясаячак. Гала-концерт 6 декабрьда, 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.
Комментарийлар