3-5 ноябрь көннәрендә республика югары атмосфера басымы астында булачак. Шуңа да явым-төшемнәр көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүчән, дип фаразлый синоптиклар.
Һава температурасы исә 3... 9 булачак. Төнлә 1, 4 ноябрьгә каршы төндә - 5 градуска кадәр төшәчәк.
6-8 ноябрьдә антициклонны циклон алыштырачак, димәк, һава торышы да үзгәрә. Көчле җил, яңгыр булуы ихтимал. Атна азагында юеш кар да явачак, диелә синоптиклар хәбәрендә.
Комментарийлар