16+

Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы узачак. Кайчан һәм кайда?

Казанда 10-15 нче гыйнварда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы узачак.

Казанда 10-15 нче гыйнварда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы узачак.

Турнир илнең иң яхшы 200 чаңгычы-узышчысын берләштерәчәк.

Катнашучылар ирекле стильдә узышта, классик стильдә спринтта һәм скиатлонда җиңү өчен көрәшәчәк. Җанатарлар Александр Большунов, Сергей Ардашев, Савелий Коростелев, Александр Терентьев, Иван Горбунов, Вероника Степанова, Мария Истомина, Лидия Горбунова һәм Дарья Непряева кебек танылган спортчыларның чыгышларын карый алачак. 

Ярышларны Мирный бистәсенең чаңгы-биатлон комплексы кабул итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading