11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узачак. Анда катнашачак Россия җыелма командасының төгәл составы билгеле булды. Араларында өч татарстанлы да бар.
WorldSkills Competition дөнья чемпионатында Татарстаннан "WorldSkillsRussia - 2015" милли чемпионатында "плитә белән тышлау" компетенциясе буенча беренче урын яулаган Казанның төзелеш көллияте студенты Вениамин Петров, "Җиңел машиналарны төзекләндерү һәм ярдәм күрсәтү" компетенция җиңүчесе, Чаллы техник көллияте студенты Равил Заһретдинов һәм Чаллының политехник көллияте укучысы, "токарьлык эше" компетенциясендә икенче урынны алган Антон Лоскутов катнашачак.
Тиздән алар Бразилиягә китәчәк. Аңа кадәр егетләргә Анапа шәһәрендә уздырылачак махсус җыеннарда катнашырга кирәк булачак. Алар биредә стресс белән идарә итү, тимбилдинг һәм инглиз теленә өйрәнү буенча махсус тренинглар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар