Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр.
Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.
Ир-атны зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә, дип яза "Татар-информ".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар