16+

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: "Мин идән юып үскән бала"

Мәктәпләрдә балаларны эшкә җәлеп итү өчен ата аналарның ризалыгы кирәкми.

Мәктәпләрдә балаларны эшкә җәлеп итү өчен ата аналарның ризалыгы кирәкми.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә мәктәпләрдә әти-әниләрнең балаларны эшкә җәлеп итүгә ризалыгы таләп ителми дип аңлатма бирде. Август педагогика конференциясендә әлеге яңалык турында Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән иде..

"Гаиләдә әнинең идән юуын күрмәдек: бер көн абый, икенчесе мин идән юа идек. Аннары балаларның ни өчен берни эшли белмәвенә гаҗәпләнәбез. Әти-әни кеше баласын такта юарга мәҗбүр итүләренә дәгьва белдереп йөри. Күрәсең, бу алар өчен шундый авыр эш булып күренә. Шуңа күрә дәүләт һәм җәмгыять безнең дөрес юлдан бармавыбызны аңлады һәм закон нормалары балаларны мәктәптә эшкә җәлеп итү ягына үзгәрде. Бу яктан бернинди дә куркыныч юк.  Канун тарафыннан каралган, шуңа күрә теге яки бу уку йорты территориясендә нормалар үтәлергә тиеш. Министр аларны яңгыратты", - диде Наил Мәһдиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading