«Шәһри Чаллы» басмасы хәбәр иткәнчә, абсолют батыр исеме өчен Россиянең 150дән артык иң көчле көрәшчеләре ярышачак. Ярышлар хөкемдары итеп атказанган спорт мастеры Айрат Гилаев билгеләнгән.
Көрәшчеләр арасында 2019 елгы Сабантуй батыры Ранис Гыйлаҗетдинов, КФУның Яр Чаллы институты аспиранты, 2018 елгы абсолют батыр Эльдар Хәмитов бар. Быел ул үз әзерлеген күрсәтте инде — Татарстанның Тукай районында узган Сабантуйда аңа тәкә һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырылачак. Анда меңнән артык артист һәм иҗат коллективлары катнашачак.
Үзәк һәм кече мәйданнарда бүрәнәләрне еракка ыргыту, машина тарту кебек ярышлар да булачак.
Комментарийлар