«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, әлеге адрес буенча, тиз арада "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткән. Алар килгәндә караучысыз коляскада калдырылган бала бик тәмләп йоклаган була. Балага 6-7 ай чамасы биреп була, ди табиблар. Берәр кәгазь кисәге калдырылмаганмы, дип колясканы тикшерә башлагач, анда аракы табылган. Табылдык баланы полиция чакыртып аларга тапшырганнар. Төн эчендә баланың әнисе табылган, ә баланы ул әтисе урлады дип белдергән. Баланың әти-әнисенә әлеге гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Комментарийлар