Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан
Шаһитлар урында төшерелгән видеоны социаль челтәрләргә куйган.
«8:30 сәгатьтә Яшьлек проспекты буенча 17нче йорт каршында трамвай белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган ир-атны тапткан», – дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Җәяүле тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Аның шәхесен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.
чыганак - tatar-inform.tatar
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар