16+

Чаллыдагы коточкыч фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды

Җинаять кылуда шикләнелүче баштан сөйгәнен үтергән, аннан соң үз-үзенә кул салган.

Җинаять кылуда шикләнелүче баштан сөйгәнен үтергән, аннан соң үз-үзенә кул салган.

Чаллыда 4 августта 52 комплекста булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. "Челнинские известия" язганча, үтерүдә шикләнелүче 61 яшьлек ир-ат шәһәр оешмаларының берсендә машина йөртүче булып эшләгән. Күпмедер вакыт ул 44 яшьлек Гөлнас И. белән очрашып йөргән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аралары суынган. Күрәсең, ир моны кичерә алмаган.

Мәрхүмәнең тәнендә биш пычак ярасы табылган. Әнисенең үле гәүдәсен 21 яшьлек егет шикләнелүче ирнең машинасында табып алган. Үтерүдә шикләнелүченең җинаять кылганнан соң, үз-үзен үтерүе билгеле булган. «Сау булыгыз!» дип язылган кәгазь һәм парольләре белән банк карталарын калдырган.
 Гөлнасның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә кояшлы фотосурәтләр калган. Күрәсең, хатын-кызның улы белән мөнәсәбәтләре бик җылы булган. Бер ел элек ул аны армиядән көтеп алган. Фотосурәтләрдә хатын-кыз нигездә берүзе яки улы белән икәү. Эш урыны итеп КАМАЗ двигательләре заводы күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading