Шәһесе билгесез булган батып үлгән хатынны шәһәр мортына китергәннәр.
"Челнинские известия" язганча, алдагы көнне, 17 сәгатьләр тирәсендә, Каманың сул ярында хатын-кыз мәете калкып чыккан. Тышкы кыяфәтенә караганда, ул суда озак вакыт булган. Вакыйга урынына коткаручылар килгән.
"Казанка-5М" көймәсендә мәетне яр буена чыгарганнар. Биредә ул тикшерү төркеменә тапшырылган. Хатын-кызның шәһесе әлегә ачыкланмаган. Хәзер бу һәлакәтнең кайчан булуы һәм сәбәпләре тикшерелә. Шулай ук һәлак булучының шәхесе дә билгеләнә.
+18
Фото: http://bugulma-tat.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар