Чаллы инспекторлары 17 яшьлек егет артыннан куган
Чаллының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) хезмәткәрләре урланган машина артыннан чабарга мәҗбүр булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) хезмәткәрләре урланган машина артыннан чабарга мәҗбүр булган.
Тәртип сакчылары "ВАЗ" машинасына туктарга сигнал биргән, әмма йөртүче, моңа игътибар бирмичә, китеп барган. Шулчак ЮХИДИ хезмәткәрләре куа китеп, шоферны туктарга мәҗбүр иткән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, рульдәге 17 яшьлек үсмер ЗЯБ бистәсендәге тулай торакларның берсендә яшәүче танышының машинасын урлаган. 21 яшьлек хуҗа 17 яшьлек егеткә машина ачкычын тулай торак вахтасына илтергә кушкан, ә яшь җилкенчәк, гозерне үтәмичә, "тимер ат"ны үз файдасына кулланган.
Зыян 110 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Хәзерге вакытта машина штрафстоянкада, ул йөрерлек хәлдә.
17 яшьлек Зәй кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
-
#Язмалар
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?
Комментарийлар