Спортның су төрләре буенча FINAның 16 нчы Дөнья чемпионаты вакытында Казанга 200дән артык илдән берничә дистә мең кеше килүе көтелә.
Алар арасында рәсми затлар, спортчылар, хөкемдарлар, җанатарлар да бар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин әйтүенчә, чемпионатка гаризалар кабул итү 15 июльдә төгәлләнә. Хәзерге вакытта дөньяның 190 иленнән 2809 спортчы ярышларда катнашырга теләк белдергән. "Мастерс" чемпионатында катнашуга исә 2616 спортчыдан гариза кабул итеп алынган. Моннан тыш, 204 илдән 1,8 мең рәсми зат, 232 квалификацияле хөкемдар килүе көтелә, - ди Марат Фәтхуллин. Спортның су төрләре буенча FINAның 16 нчы Дөнья чемпионаты вакытында Казан 100 меңләп кунак кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар