16+

«Черек күл» паркын төзекләндерүгә 75 млн сум акча бүленгән

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, паркны төзекләндерүгә 75 млн сум бүлеп бирелгән.

«Черек күл» паркын төзекләндерүгә 75 млн сум акча бүленгән

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, паркны төзекләндерүгә 75 млн сум бүлеп бирелгән.

«Бу акчаларга җәяүлеләр өчен юллар реконструкцияләнәчәк, яшелләндерү үткәреләчәк, бүген авария хәлендә булган арка ремонтланачак - анда ярыклар барлыкка килде, вакыт узу белән алар зурая, арта бара. Ул саклансын өчен, аны ныгытырга кирәк. Моннан тыш, керү төркемнәрен һәм коймаларны ремонтлау, яктыртуны тулыландыру, өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштыру планлаштырыла. Ничек кенә тырышсак та, вандализм барыбер безнең паркларда бар», - дип аңлатты И.Куляжев. Шәһәрлеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча җәяүлеләр юлларын үзәк аллеядагы кебек үк түшәячәкләр. «Бу иң популяр үтенеч иде. Эш шунда ки, эшне башкарганда технология бозылган. Җәяүлеләр юлларына түшәлгән гранит валчык үзе - яхшы материал, ул бу объектка туры килә, әмма инвестор акчаны янга калдырырга карар кылган, аны дөрес урнаштырмаган һәм үзен шәһәр халкы күз алдында дискредитиацияләгән», - дип сөйләде иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика программасы кураторы.

План нигезендә биредә 206 эре үлчәмле агач һәм 1875 куак утыртылачак. Утырту бөтен төзелеш сезоны дәвамында барачак. Әмма агачларның төп массасы көзгә якынрак утыртылачак.

Фото һәм чыганак: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading