16+

Чүплек күреп хәбәр итүчеләрне акчалата бүләк көтә

Татарстан халкы республикакүләм иҗтимагый экология кабул итү хезмәтенә табигатьне саклау законнары бозылу турында Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары аша хәбәр итә алалар.

Татарстан халкы республикакүләм иҗтимагый экология кабул итү хезмәтенә табигатьне саклау законнары бозылу турында Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары аша хәбәр итә алалар.

Яңа элемтә каналы экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында барлыкка килде. Хәбәрләр тәүлек әйләнәсе +79872169779 номеры буенча кабул ителә.

Telegram һәм WhatsApp аша татарстанлылар Экология министрлыгы инспекторларына законсыз барлыкка килгән чүп өемнәре, гомуми таралыш алган файдалы казылмаларны лицензиясез алу, су объектына баруны чикләү, сулыкларга, туфракка зарарлы матдәләр ыргыту, һаваны пычрату турында хәбәр итә ала.

Исегезгә төшерәбез, шулай ук (843) ­267-68-67 «кайнар элемтә» телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, интернет аша кабул итү хезмәте (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm), «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы эшләп килә.

Моннан кала, фото яисә видеофиксация белән, табигатьне саклау законнарын бозу очракларын оператив рәвештә тиешле органнарга җибәргән гражданнарга акчалата түләү каралган. 2016 елда республика халкыннан табигатьне саклау законнарын бозу очраклары буенча 10 меңнән артык хәбәр килгән, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading