Күп балалы ялгыз ирдән балаларын алганнар.
Ростов өлкәсендә үрнәк гаиләдә скандал булган. Гаилә башлыгы, хатыны үлгәч, сигез бала белән ялгызы кала. Аларның өчесе үз балалары, калган бишесе – тәрбиягә алынганнары.
Әниләре булмаса да, балалар гел чиста йөргән, тамаклары тук булган. Җәен ял итәргә йөргәннәр. Үрнәк әтинең грамоталары да күп, хакимият аңа «ГАЗель» машинасы да бүләк иткән. Әмма аның төпчек кызын төнлә торып бутерброд ашаган өчен ремень белән кыйнавы шаккаткыч хәл, дип яза «Комсомольской правды – Ростов». Гаиләдәге үзгәреш әти кешенең тормышында хатын-кыз барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин икән. Баласы булган ялгыз хатын бу гаиләгә күрше буларак керә башлый. Пироглар, ашлар пешерә. Аннары баласы белән ул шунда яшәп тә кала. Өйдә үзенең тәртипләрен дә урнаштыра. Балалар белән коры сөйләшә. Әтиләрен аларга каршы котырта башлый. Ашау буенча да өйдә яңа кагыйдәләр керә. Иртәнге җидедә – иртәнге аш, төшке аш – сәгать бердә, кичке аш – алтыда. Моңа өстәп кухняда камера да куела. Беркөнне 10 яшьлек кыз төнлә ашыйсы килеп уяна. Бу көнне әтисе эштә була, үги әнигә сиздермичә генә суыткычтан бутерброд алып ашый. Әмма суыткычның ишеген ялгыш япмый калдыра. Иртән хатын моны әтиләренә сөйли. Камерадан кечкенә кызның эше икәнен белеп алалар. Әтисе ремень белән кызының аркасына сукканда, үги әни елмаеп карап торды, дип сөйли кыз соңрак полициягә. Кызның яралы аркасын әнисе ягыннан туганнары күреп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Балаларбарысы бергә әтиләренең әйбәт булуын әйтә, ә менә хатынын яратмыйлар ди. Бу факт буенча тикшерү башланган.
Комментарийлар