29 ноябрь көнне, синоптиклар фаразы буенча, республикага чын кыш киләчәк. Ул көнне төнлә -15, көндез -12 градус салкынлык көтелә.
Явым-төшем күзәтелми. Алдагы көннәрдә төнлә суык булып, көндезләрен бераз җылыта. 30 ноябрьдә төнлә шулай ук -15, көндез -6 булачак, 1 декабрьдә салкынлык -11/-7, 2 декабрьдә -12/-7не күрсәтә. Дүшәмбе, 3 декабрьдә, көндез 8 градуска кадәр салкын булачак.
Халык сынамышлары
27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.
30 ноябрь көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
Карсыз декабрь – коры яз билгесе.
Декабрь җилле икән, март җылы була.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар