Коронавирус таралган чордан республикада барлыгы 13 460 очрак теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше әлеге вирусны республикадан читтә йоктырып кайткан, дип яза “Татар-информ” Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.
“31 кеше хастаханәгә озатылган, 54е өендә дәвалана”, – диелә хәбәрдә.
Авыручыларның 34е – Казанда, 11е – Чаллыда, 6сы Түбән Камада теркәлгән. Коронавирус йоктыруның яңа очрагы тәүлек дәвамында республиканың 24 районында күзәтелгән.
Коронавирус таралган чордан республикада барлыгы 13 460 очрак теркәлгән. 10 758 кеше терелгән, аларның 20се – узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар