16+

Депутатларны гына түгел, киләчәгебезне сайлыйбыз

Сайлау алды кампаниясе үз эшен төгәлләп килә. Һәр партия халык белән даими эш алып барды.

Сайлау алды кампаниясе үз эшен төгәлләп килә. Һәр партия халык белән даими эш алып барды.

«Бердәм Россия» партиясе исә республиканың һәр районына барып халык белән очрашу, аларның гозерләрен тыңлау, әлеге тәкъдимнәрне булачак эш планнарына кертү максаты куйган иде.

«Көчле Татарстан! Бер­дәм Россия» эстафетасының мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре - барлыгы алты микроавтобус - 14 августтан башлап бүгенге көнгәчә 420ләп торак пунктта эшләде. Тагын бер махсус автобус халыктан торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне кабул итте. Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә 3 меңнән артык гозер һәм тәкъдим тупланды.

Кичә «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан кандидатлары Равил Хөснуллин, Ирек Зиннуров, Ольга Павлова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, мөгаллимнәре белән очрашты. Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин 18 сентябрьдә узачак сайлауның мөһимлегенә басым ясады:

- Бик күп вәгъдә итүләр вакытында халык буш сүзләргә алданмасын, ба­рысына да партиянең эшләгән гамәлләреннән чыгып гадел бәя бирсен иде. Халык алдында бик җаваплы адым. Кешеләр Дәүләт Думасына депутатлар гына түгел, Татарстанның, димәк, үзләренең дә киләчәген сайлый, - диде ул.

- Инде барысы да хәл ителгән дигән сүзләрне тыңламагыз. Депутатларны 18 сентябрь көнне сез сайлаячаксыз. Дәүләт Думасында Татарстан депутатлары яхшы эшләде. Татарстан икътисадына кертелгән 350 миллиард сум федераль акчалар күбесенчә аларның тырышлыгы. Дәүләт Думасына VII чакырылышка тагын да көчлерәк команда кирәк. Бу - һәр татарстанлы өчен мөһим, - дип өстәде ике тапкыр Олимпия призеры Ирек Зиннуров.

Дәүләт Советы депутаты, җиңел атлетика буенча тренер Ольга Павлова Татарстан депутатлары алдында торган тагын бер мөһим мәсьәләне искәртеп узды. Ул Татарстанның икътисады, социаль өлкәсе, инновация­ләре хакында әйтеп узды. - Татарстан командасының төп максаты - әлеге тармакларны, уңышларны федераль дәрәҗәдә таныту. 18 сентябрь көнне сайлауга килегез, үзегез өчен, балаларыгыз хакына тавышыгызны бирегез, - диде Ольга Павлова.

Очрашу вакытында исә, студентлар җитәкчелеккә заманча җиһазландырылган тулай торак сорап мөрәҗәгать итте. Ирек Зиннуров исә, киләчәктә укучыларны Олимпия авылына күчерү тәкъдимен дә җиткерде. Шулай ук Россия мәдәният өлкәсенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында да фикер алыштылар.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading