16+

«Дача амнистиясен» киңәйттеләр: яңа законга нинди корылмалар эләккән

Икенче һәм өченче укылышта дача амнистиясенең гамәлдә булуын киңәйтә торган канун кабул ителде.

Икенче һәм өченче укылышта дача амнистиясенең гамәлдә булуын киңәйтә торган канун кабул ителде.

Хәзер аның буенча гадиләштерелгән тәртиптә шулай ук шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык өчен участокларда урнашкан хуҗалык корылмаларын да теркәргә мөмкин. Моңа кадәр дача амнистиясе мондый участоклардагы торак һәм бакча йортларына кагылган.

Гадиләштерүләрнең мәгънәсе шунда ки, бу схема буенча теркәлү өчен йортның техник планы, участокка милек хокукын раслаучы документлар гына кирәк. Стандарт, гадиләштерелмәгән схема шуны күздә тота: төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында җирле хакимиятләргә хәбәр итәргә кирәк, алар төзелешнең нинди дә булса шәһәр төзелеше планнарын яки башка берәр нәрсәне бозмавына инанырга тиеш (дача амнистиясе буенча йортны бернинди хәбәрләрсез теркәргә мөмкин).
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading