Дамир Фәттахов министр итеп билгеләнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховны ТР яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы чыганагы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховны ТР яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы чыганагы.
Дамир Фәттахов 1979 елда туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.
2005 - 2006 елларда - Казан шәһәр Думасы депутаты.
Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә – Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.
2011 елда Дамир Фәттахов - Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
2016 елның апреленнән бүгенгә кадәр Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде.
Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Блогер Рәмис Гыйльметдинов: “Сабантуйда җиңгән тәкәне корбан итеп чалдык”
-
#Төрлесе
Иркә: «Өйгә кергәндә Иркәне калдырып керәм, гаиләдә тыныч холыклы Айгөл кирәк»
-
#Кыскача яңалыклар
Ак Барс Банк предлагает выгодные условия для держателей Карты жителя РТ
-
#Шоу-бизнес
Энҗе Шәймурзина: “20 килограммга ябыктым. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә...”
-
#Җәмгыять
Казанлыларның түләү бурычлары 1 миллиард сумга якынлаша...
Комментарийлар