16+

Данис Зарипов завод ачты

Чаллыда 18 августта дөньяның өч мәртәбә чемпионы, Гагарин кубогын дүрт мәртәбә яулаган, элек "Ак Барс" командасында уйнаган танылган хоккейчы Данис Зариповның "ЗаряД" заводы рәсми рәвештә ачылды.

Чаллыда 18 августта дөньяның өч мәртәбә чемпионы, Гагарин кубогын дүрт мәртәбә яулаган, элек "Ак Барс" командасында уйнаган танылган хоккейчы Данис Зариповның "ЗаряД" заводы рәсми рәвештә ачылды.

Тантанада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Премьер-минситр әйтеп үткәнчә, агач һәм аллюминий катнашмалы чималдан - карбоннан кәшәкә ясаучы Чаллыдагы бу завод - Россиядә бердәнбер.

Предприятие 123 кешене эш урынлы иткән. Биредә елына, төрле яшьтәгеләр һәм уен дәрәҗәсенә караган, 40 мең кәшәкә җитештереләчәк. Продукция көнбатыш илләрдә ясалганнардан арзанрак торачак. Завод 2018 елда проект куәтләренә тулысынча ирешкәч, бюджетка 60 миллион сум табыш китерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading