16+

Дания барлык ковид чикләүләрне гамәлдән чыгарды

Илдә яңадан кафе һәм рестораннарны ачачаклар.

Илдә яңадан кафе һәм рестораннарны ачачаклар.

1 февральдән коронавирус белән бәйле барлык чикләүләрне Дания гамәлдән чыгарды, дип хәбәр итә Еuobserver.

Хәзер ил халкы маскаларны салачак, кафе һәм рестораннарга алардан башка гына йөри алачак, массакүләм чаралар яңадан рөхсәт ителде.

Әмма Даниягә керүче туристлар вакцинация үтүләре турында сертификат күрсәтергә тиеш булачак. Шул ук вакытта илгә кергәндә ПЦР-тест бирү һәм карантин буенча таләпләр тагын дүрт атна гамәлдә булачак.

2021 елның сентябрендә Дания инде ковид буенча чикләүләрне гамәлдән чыгарган иде, әмма авыручылар саны кискен артканнан соң, алар кире кайтарылды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading