16+

Дәүләт Думасында Конституцияне үзгәртүне дәвам итәргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Журавлев Конституцияне патриотизм юлы белән реформалаштыруны дәвам итү кирәклеге турында белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Журавлев Конституцияне патриотизм юлы белән реформалаштыруны дәвам итү кирәклеге турында белдерде.

Шул ук вакытта ул анда Россия дәүләтчелегенә нигез салынганын билгеләп үтте, дип хәбәр итә «РИА новости».

Элегрәк Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин конституция буенча эш дәвам ителергә тиеш, анда дәүләт идеологиясен өстәргә кирәк дип белдергән иде инде.

 Конституция дини канун түгел, ә хәзерге чынбарлыкка туры килергә тиешле тере документ. Президент тәкъдимнәре буенча без бу эшне 2020 елда ук башладык, текстка Россия дәүләтчелеге нигезләрен күздә тоткан кайбер төзәтмәләр кертелде. Анда рус теленең урыны да, гаиләнең җәмгыять ячейкасы буларак роле дә бар. Әлбәттә, реформалауны дәвам итәргә кирәк, һәм һичшиксез илнең патриотизм юлы белән алга таба үсешен теркәүче төзәтмәләр кертергә кирәк, — ди Журавлев.

Быел Россия Конституциясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 1993 елдан бирле илнең төп законы бер тапкыр гына үзгәрә. 2020 елда аңа гомуми халык тавыш бирү белән расланган төзәтмәләр кертелә. Казан юридик форумында Дәүләт Думасының төзелеш һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сөйләгәнчә, өч елдан соң да бу үзгәрешләр әле дә җентекле тикшерү уза, яңа хокукый актлар белән тулыландырыла. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading