16+

Дәүләт Советы депутатын вазыйфасыннан азат иттеләр

Карар парламентның 53 нче утырышында яклау тапты.

Карар парламентның 53 нче утырышында яклау тапты.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановны депутатлык вазыйфасыннан азат иттеләр. Парламент әгъзалары әлеге карарны яклап, 53 нче утырышта тавыш бирде. 
Парламенттагы эшчәнлегенә һәм республика үсешенә керткән өлеше өчен Рәис Сөләймановка закон чыгару органы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Билгеле булганча, Рәис Сөләйманов 17 апрель көнне Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading