30 августта сәгать 12.00дән 15.00гә кадәр Горький исемендәге ял паркында «Әдәби ишегалды» уза.
Чарага килүчеләр өчен театр һәм кино артисты Татьяны Бондаренко Б.Шергин белән С.Писахов әкиятләрен укый, ә билгеле фольклорист Сергей Старостин шигырьләр сөйли. "Әдәби ишегалды"ның тагын бер кунагы - Россия тамашачыларының яраткан актеры - «Кавказская пленница» фильмы аша яхшы таныш булган Наталья Варлей. Ул казанлыларга үзе язган һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укып күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар