Юл һәлакәте бүген төнлә килеп чыккан.
Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты Эвклид Зафиров юл һәлакәтендә вафат булган. Бу хәл бүген төнлә, сәгать 23.06 тирәсендә килеп чыккан. “Тайота Камри” йөк машинасы белән капма-каршы килеп бәрелешү нәтиҗәсендә, ике кешенең гомере өзелгән. Шуларның берсе депутат икәне билгеле.
Зафировка 60 яшь иде, дип яза “РИА Новости”.
2
0
Комментарийлар