16+

Депутат, эшкуар Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилотына хөкем карары чыгарылган

Татарстан Лаеш районы суды Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарган.

Татарстан Лаеш районы суды Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарган.

Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.
Гаепләнүче Җәүдәт Сөләйманов Айрат Хәйруллин гаиләсе алдында гафу үтенгән. Судта чыгыш ясап, фаҗигане булдырмас өчен барлык кирәкле чараларны үтәргә тырышуын әйткән.
Фикер алышу вакытында прокуратура Җәүдәт Сөләймановка карата колониядә бер елга хөкем ителүне сораган иде.
Лаеш районы суды Җәүдәт Сөләймановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading