VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистларга Дәүләт Думасының көзге сессиядә каралачак төп закон проектлары турында сөйләде. Депутатлар иң беренче чиратта 129 закон проектын карарга җыена, алар арасында дәүләт төзелешенә, конституцион хокук, социаль яклау, икътисад, бюджет, салым өлкәсенә караганнары да шактый. Узган VI чакырылыштан калган закон проектлары да бар. Илдар Гыйльметдинов шуларның иң мөһимнәренә тукталды.
- 2017 ел бюджетының беренче укылышын ноябрь уртасына кадәр карап чыгарга тиешбез, аннан соң ул комитетларга җибәреләчәк. Россия икътисады гади булмаган чор кичерә, әлеге вазгыятькә карамастан, барлык социаль программалар да сакланачак. Киләсе ел башында пенсионерларга бишәр мең сум акча бирү каралган. Ул эшли торган пенсионерларга да, хәрби пенсионерларга да кагыла. Бюджетны әзерләгәндә әлеге чыгымнар да истә тотылачак. Бакчачылар ширкәтләрендәге проблемаларны хәл итүне караган закон проекты да бик урынлы булачак. Икътисади блокка килгәндә, Россия почтасын үзгәртеп оештыру турындагы закон проекты игътибарга лаек. Хәзерге формада ул алга таба эшли алмый, монда сүз Россия почтасын акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртү турында бара. Олимпиада уеннары алдыннан допинг белән бәйле җәнҗаллар чыкты. Спортчыга рөхсәт ителмәгән препаратларны куллануга этәргән өчен тренер һәм табибларны җавапка тарттыру турындагы закон проекты эшләнде. Допинг куллану очрагының 95 проценты ул спортчының түгел, ә аның белән эшләүче белгечләр гаебе. Татарстан депутатлары Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыру турындагы тәкъдим белән чыккан иде, без шуның өстендә дә эшлибез, - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.
Комментарийлар