– «Державин укулары» ун ел рәттән Мәскәүдә оештырылды. Соңыннан без аны Державинның туган ягына кайтарырга булдык. Соңгы дүрт елда укулар бары тик Казанда уза. Элек чарада юристлар, хокук белгечләре генә катнаша иде. Татарстан аны халыкара форматка чыгара алды, – диде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.
Укулар ел саен Казан федераль университеты бинасында оештырыла. Быел хокук проблемаларын, «ак тапларын» барлау өчен 13 түгәрәк өстәл оештырылган. Чараның төп темасы – Хокукта мәгълүмати технологияләр һәм Россия цифрлы икътисадын үстерүнең хокукый шартлары». Замана технологияләре алга киткән вакытта бу өлкәдәге кануннарны да барларга кирәк дигән фикердә конференциянең пленар утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
div>
– «Державин укулары» студентлар чарасы буларак башланган иде, хәзер халыкара вакыйгага әйләнде. Безгә закон практикасы кирәк. Конференция нәтиҗәләре буенча, новацияләр, идеяләр, тәкъдимнәр, шулай ук цифрлы икътисад аспектларын закон белән ныгытуны көтәбез. Документлар әйләнеше электрон рәвештә булган Татарстан өчен аеруча да кирәк. Бүген республика – электрон хезмәт күрсәтү буенча лидер. Халыкның 79,9 проценты электрон хезмәттән файдалана, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Комментарийлар