16+

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә яңа ташлама бирергә тели

Күп балалы гаиләләргә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим ителә.

Күп балалы гаиләләргә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасында күп балалыларга дүрт өстәмә ял көне бирергә чакыралар.

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова күп балалы әти-әниләргә ай саен өстәмә дүрт ял көне бирергә чакыра. Әлеге тәкьдим язылган тиешле хатны Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон котиков исеменә җибәргән, дип яза RT басмасы.

Депутат билгеләп үткәнчә, хәзер инвалид баланы тәрбияләгән әти яки әни ай дәвамында дүрт өстәмә түләүле ял алырга хокуклы. Әмма мондый ташламаларга күп балалы ата-аналар да мохтаҗ, алар буш вакытларын көнкүрешне җайлаштыруга һәм балаларны тәрбияләүгә багышлый алачак.
"Аерым алганда, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган эшчеләргә айга дүрт өстәмә түләүле ял көне бирелә», — дип төгәлләде Лантратова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading