16+

Дәүләт Думасында отличникларга БДИ буенча 100 балл бирергә тәкъдим иттеләр

Мәктәп укучыларына БДИ буенча сертификатларны максималь балл белән бирергә кирәк.

Мәктәп укучыларына БДИ буенча сертификатларны максималь балл белән бирергә кирәк.

Әлеге тәкъдимнең авторы - РФ Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова. Ura.ru басмасына биргән интервьюсында ул, 11 ел укулары дәверендә мондый укучылар илнең абруйлы югары уку йортларында бюджет урыннарына лаек, дип белдергән.

"Әгәр БДИ системасы калса, яхшы билгеләре булган укучыларга 100 баллы сертификатлар бирү турында уйларга мөмкин. Мәктәп еллары дәвамында тырышып укып, билгеле бер сәбәпләр аркасында БДИны начар язган балаларга илнең иң яхшы югары уку йортларында бушлай югары белем алу мөмкинлеге булсын", — дип билгеләп үткән парламентарий.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне башта ата-аналар һәм педагоглар җәмәгатьчелеге белән тикшерергә кирәк. Лантратова билгеләгәнчә, нәкъ менә мәктәп укытучылары укучыларның сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә бәяли ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading