Әлеге тәкъдим белән Россия премьер-министры Михаил Мишустинга Милли ата-аналар комитеты җитәкчесе Ирина Волынец чыккан.
Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, коронавирус аркасында ЗАГСларның эшләү тәртибе үзгәргән һәм алар кичекмәстән өйләнешергә яки аерылышырга теләүчеләрнең теләген канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә ул никахларны теркәү һәм аларны таркатуны (судка мөрәҗәгать итәргә кирәкмәгәндә) дәүләт хезмәтләре порталы аша тәэмин итәргә чакыра. Пошлинаны шулай ук дистанцион юл белән түләргә тәкъдим ителә.
фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар