16+

Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булган балалар кайсы мәктәпләрдә укыячаклар?

Чаллыда Донбасс балаларын ике шәһәр мәктәбенә укырга җибәрәчәкләр.

Чаллыда Донбасс балаларын ике шәһәр мәктәбенә укырга җибәрәчәкләр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Донецк һәм Луганск халык республикасыннан күченеп килергә мәҗбүр булган балалар кайсы белем бирү учреждениеләренә укырга барачаклары турында сөйләде. Дүшәмбе көнне шәһәр башлыгы бу хакта журналистларга хәбәр итте.

Мәсәлән, «Жемчужина» шифаханәсендә яшәүче балалар Мәләкәс артындагы комплекста 14 нче гимназиягә укырга барачак. Алар өчен шәһәр администрациясе уку урынына бару өчен автобуслар бүлеп бирәчәк. "КАМАЗжилбыт"та яшәүчеләрне 13 нче мәктәпкә беркетәчәкләр.
"Балаларда яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа тәэсирләр булачак", - диде мэр Мәһдиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading